• Черновики к крымским историям

  • Квадратности старых компов



  • 24че апрельдә Ульяновск шәһәрендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичәләр узды.

    Чара сәгать бердә 17че Иделбуе халыкларның милли китапханәсендә узды.
    Язучының туган көне китапханәдә 2002 елдан билгеләнә(2003 елда билгеләнмәде). Чараның башлануы алдыннан Тукайның әкиятләреннән бабалар рәсемнәре күргәзмәсе булган иде.
    Кичәне алып бардылар китапханә хезмәткәрләре Гөлфия Сәмигуллина һәм Раилә Вахитова. Шунда татар җамагатчелеге вәкилләре килгән иде 40 кеше тирәсе.
    Тантананы ачып җибәрде милли хәрәкәте активисты, гармунчы Иршат Габбазов, ул милли көйне башкарды.
    Вырыпай бистәсендә 233че балалар бакчасы 8 нәниләре шыйгырьләр сөйләделәр һәм биюләрне күрсәттеләр, “Яз килә” җырны башкардылар. Балалар бакча вәкиленә китапханә рәхмәт хаты тапшырылды.
    48че мәктәп укучылыры Рәзидә Вәлиуллова һәм Гүзәл Әхмәтшина (6че кл) “Фатыйма белән сандугач” шыйгырен рольләп сөйләделәр, Лилия Мәхмүтова(4че кл) “Ак бабай” шыйгырен сайрады, аннары шушы мәктәп укучылары кабат “Яз килә” дигән җырны башкардылар һәм “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән өзек тәкъдим ителде.
    Музыкаль тәнәфестә Динара Исхакова “Чын дустым” җырны башкарды.
    28че мәктәп укучылары Люция Билалова һәм Лилия Сафиуллина “Яратыгыз” җырны башкардылар һәм “Сөй гомерне” шыйгырен сайрадылар.
    56че мәктәп укучысы Равил Хөсәинов “Туган тел” шыйгырен сөйләде.
    Иршат Габбазов тагын бер халык көйне башкарды.
    Аннары милли хәрәкәте активисты Айрат Ибраһим Хәсән Туфанның “Үлмәүнең зарары, өйләнмәүнең файдасы”н сөйләде.
    Шунан соң мәктәп ана теле укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды: Айгөл Кутузова, Миләүшә Хайбуллова(Ульяновск), Кәримә Әлиуллина(Новоульяновск).
    Ахырда шыйгырьләр өчен грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды:1че урын Динара Исхакова(Новоульяновск), 2че урын бирелде Г.Әхмәтшинага һәм Р.Вәлиулловага
    Рәсемнәр буенча 1че урын яулады Лилия Карпакова(15че мәктәп, 6че кл).
    Милли хәрәкәте активисты, язучы Рифкать Хисмәт “Тукай гомере” үз шыйгырен укыды.
    “И туган тел” җырларны җыелган халык җырлап китә башлады.

    Китапханәдә кичә тәмамлангач кайбер кешеләр Нариманов проспектындагы урнашкан Татар мәдәни үзәгенә(ТМҮ) күчте. Анда Ульяновск шәһәренең 91че татар этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары һәм ТМҮ хезмәткәрләре кичәне оештырган иделәр. Монда кешеләр саны азрак иде – 25 кеше чамасы. Шушы кичәләр аерым-аерым үткәрелде милли хәрәкәте активистлары ошап җитмәде – ТМҮ һәм китапханә кичәләрне үткәрделәр һәм үзләренә һәрберләренә “галычкалар” – чаралар үтте. Ә ярамыймы иде бергә?

    Шуңа күрәдер “Өмет” газетасы шушы чаралар хакта язмады нәрсәдә


















  • Черновики к крымским историям

  • Квадратности старых компов